ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы районында автоном янгын сигнализацияләре куела

23 март 2019, 22:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазы районында автоном янгын сигнализацияләре куела Быел әлеге чарага район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән акча район бюджетыннан бүлеп бирелде.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, “Ютазы таңы”, Ильмира Галиева). Ютазыда ялгыз яшәүче карт кешеләрнең, социаль имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартларын куркынычсыз итү максатында, алар яши торган йортларда автоном янгын сигнализацияләре урнаштыру дәвам итә. Бу хакта җирле басма яза.

Быел әлеге чарага район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән акча район бюджетыннан бүлеп бирелде. Ел дәвамында республикадан да ярдәм булыр дип фаразлана.

Бүген Россия Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге, газ хуҗалыгы хезмәткәрләре, халыкны социаль яклау бүлеге эшчеләре белән берлектә, Урыссу бистәсендә өлкән яшьтәге кешеләр яши торган беренче йортка автоном янгын сигнализациясе куйды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10