ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Нью-Йоркта мөселманнар һәм еврейлар бер дин йортында гыйбадәт кылдылар

23 март 2019, 16:04

Нью-Йоркта мөселманнарга җомга намазын уку өчен синагога үз ишекләрен ачты.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Нью-Йоркта мөселманнарга җомга намазын уку өчен синагога үз ишекләрен ачты, мөселманнар һәм еврейлар бер дин йортында дини йолаларын башкарды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешчә, еврей җәмгыяте җитәкчелеге Яңа Зеландиядә 50 кеше һәлак булган теракт булу сәбәпле, мөселманнарга карата бердәмлекне белдерде. Җомга намазына мөселманнар өчен синагога ишекләре ачылды.

«Без - күршеләр, дуслар һәм мөселманнарның кайгысын уртаклашабыз», - дип хәбәр итте еврей җәмгыяте җитәкчелеге.

Дин тотучыларның берсе кулына «Яһүдләр мөселманнарга ярдәм итә!» дип язылган плакат тоткан.

15 март көнне Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә 10 минут аерма белән Нур һәм Линвуд мәчетләренә коралланган һөҗүм ясала. Нәтиҗәдә, 50 кеше һәлак булган һәм 50ләп кеше җәрәхәтләнгән. Яңа Зеландия Премьер-министры бу һөҗүмне теракт дип атаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10