ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиядә Сабан туйлары уздыру датасы билгеле булды

23 март 2019, 16:23

Республика күләмендә милли бәйрәм 15 июньгә билгеләнгән.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Удмуртия Республикасында Сабан туйлары уздыру даталары билгеле булды. Бу хакта “Удмуртия” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республикада тәүге Сабан туе июньнең беренче атнасында, ягъни 8 июнь көнне Белезин районында узачак. Республика күләмендә милли бәйрәмне Можгада 15 июньдә үткәрү планлаштырыла. Шулай ук бу көнне Сарапул халкы да Сабан туен бәйрәм итәчәк.

Моннан тыш, 22 июньдә Воткинск каласында яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10