ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дагыстанда эчәк инфекциясе аркасында 72 бала хастаханәгә озатылган

23 март 2019, 17:38

Дагыстанның Хасавюрте шәһәрендә якынча 90 кеше, аларның күбесе балалар, кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән хастаханәгә эләккән.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Дагыстанның Хасавюрте шәһәрендә якынча 90 кеше, аларның күбесе балалар, кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән хастаханәгә эләккән. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүгенге көндә хастаханәдә 86 кеше, шул исәптән 72 бала бар. Зыян күрүчеләрнең хәле, нигездә, җиңел дәрәҗәдә, авыр очраклар теркәлмәгән», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Дагыстан сәламәтлек саклау министры Джамалудин Гаджиибрагимов ситуацияне контрольгә алган.

Соңрак Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләре йогышлы авырулар бүлегендә 49 кеше, шуларның 35е балалар булуын ачыклаганнар.

Эпидемиологик тикшеренү уздыру өчен урынга идарә җитәкчесе урынбасары белән белгечләр чыккан. Алар эпидемиягә каршы чаралар комплексын оештырганнар, авыручылардан клиник материал һәм суүткәргечтән су пробаларын алганнар.

Дагыстан хакимияте оператив штаб төзегән, аны Хөкүмәт рәисе Артем Здунов җитәкли. Премьер сүзләренчә, төп бурычларның берсе — Хасавюрте шәһренә су ташуны оештыру һәм аны кайнату кирәклеге турында халыкка хәбәр итү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10