ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарман авылында яшәүче Гүзәл һәм Риф Нуриәхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үткән

24 март 2019, 04:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарман авылында яшәүче Гүзәл һәм Риф Нуриәхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үткән Гүзәл Салих кызы һәм Риф Нурмөхәммәт улы – гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Сарман”, Энҗимә Габдрәхимова). Сарман авылында яшәүче Гүзәл һәм Риф Нуриәхмәтовлар алтын туйларын – бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта район басмасы яза.

“Ныклы гаилә” – федераль һәм “Мәхәббәт юлы буйлап” республика проектлары кысаларында, аларны истәлекле көннәре уңаеннан котлап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Юбилярларны шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.

Гүзәл Салих кызы һәм Риф Нурмөхәммәт улы – гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр.

“Киләчәк көннәрегезне дә шатлык бизәсен, барча эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Күңелегезгә якын һәм кадерле кешеләр янәшәсендә, җан тынычлыгы белән, кадер-хөрмәттә гомер кичерергә язсын”, - диелә район башлыгының котлау хатында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10