ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Узган ел Сабада 91 пенсионер компьютер курсларында белем алган

24 март 2019, 05:00 , Фото: saby-rt.ru

Узган ел Сабада 91 пенсионер компьютер курсларында белем алган Быел да Тимершык, Лесхоз мәктәпләрендә компьютер үзләштерү дәресләре дәвам итә.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Узган ел Саба районы идарәсе мәктәпләр базасында оештырган курсларда 91 пенсионер бушлай компьютер белеме алган иде. “Саба таңнары” шул хакта яза.

Быел да Шәмәрдәндә – 14, Сабада 13 кеше белем алды. Тимершык, Лесхоз мәктәпләрендә компьютер үзләштерү дәресләре дәвам итә.

Укытуның максаты – райондашларыбыз өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру.

Дәресләр барышында өлкәннәр бөтендөнья интернет челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хез­мәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәләр. Ә теләүчеләр алган белемнәрен сынар өчен конкурста да катнаша ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10