ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаештан мәрсин маймычларын башка төбәкләргә дә җибәрәләр

24 март 2019, 09:00 , Фото: laishevskyi.ru

Лаештан мәрсин маймычларын башка төбәкләргә дә җибәрәләр “Биосфера-Фиш” компаниясе Лаеш районындагы балыкчылык комплексына җиһазлар сатып алу өчен 200 миллион сум инвестицияли.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Кама ягы”). Лаеш районында үрчетелә торган мәрсин маймычларын башка төбәкләргә дә җибәрәләр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

“Биосфера-Фиш” компаниясе Лаеш районындагы балыкчылык комплексына җиһазлар сатып алу өчен 200 миллион сум инвестицияли.

Компания планнарында – Идел-Нократ төбәгендә балык запасларын тулыландыру өчен бер елда 5 миллионга кадәр мәрсин маймычы, 50 тонна товарлыклы мәрсин балыклары һәм материал күчерүгә 1 миллион форель маймычы үстерү.

Исегезгә төшерәбез, “Биосфера-Фиш” компаниясенең чөгә җитештерү буенча беренче цехы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган елның октябрендә эшли башлады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10