ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат автомобиль салонында газ исеннән агуланган

24 март 2019, 09:37

Бу кешене танышы аңсыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат автомобиль салонында газ исе белән агуланып аңын югалткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч ярдәм хезмәтенең 112 бердәм номерына Яшел Үзәннең Яңа төзелеш урамында «Волна» кооперативы гаражында ир-атның газ белән агулануы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, 37 шьлек ир-ат үзенең 32 яшьлек танышын гаражда автомобильнең алгы утыргычында аңсыз килеш тапкан. Зыян күрүчене урамга һавага алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Зыян күргән ир-атны Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә салганнар. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10