ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буа районында бер хатын-кыз мунчада ис тиеп агуланган

24 март 2019, 12:16

Карлы авылында яшәүче 42 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районында мунчада ис тиеп агуланган хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Карлы авылында 42 яшьлек хатын-кызның мунчадан чыккач үзен начар хис итүе турында хәбәр килгән», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Зыян күргән хатын-кызны Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Белгечләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10