ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Парижда хәрби спорт төрләре фестивалендә татар көрәшен күрсәткәннәр

24 март 2019, 13:24 , Фото: кадр из видео

Парижда хәрби спорт төрләре фестивалендә татар көрәшен күрсәткәннәр Мең кешелек залда Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ислам Фәләхов, Муса Галләмов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов һ.б. чыгыш ясаган.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). 23 март көнне Парижда хәрби спорт төрләренең 34 нче халыкара фестивалендә татар көрәшчеләре күрсәтмә чыгыш ясаган. Бу турыда Россия көрәш федерациясенең мәгълүмат үзәге хәбәр итте.

Мең кеше сыйдырылышлы Accor Hotels аренасында спортчылар татар көрәшен күрсәткән. “Без үзебезнең көрәшне югары дәрәҗәдә күрсәтергә телибез. Моның өчен чыгышка көрәшнең күпьеллык тарихын күрсәтүче татар сәнгате элементларын да, көрәшебезнең динамикалы булуын исбатлый торган акробатик күнегүләрен дә керттек”, - дигән  Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов.

Равил Ногманов мондый халыкара фестивальләрдә катнашу татар көрәшен таныта дигән фикердә. “Фестивальдә катнашуыбыз Европа тамашачысына татар көрәшенең матур һәм мавыктыргыч икәнен күрсәтергә булышыр, ә спортчыларга июньдә узачак дөнья чемпионатына килү теләген арттырыр дип өметләнәбез”, - дигән ул.

Россия көрәш федерациясе делегациясе составында Олимпия уеннары призеры Мурат Гайдаров, татар көрәшчеләре Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ислам Фәләхов, Муса Галләмов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов тә бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10