ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Пенза өлкәсенең Качкару авылында татар нәселләре тарихын өйрәнәләр

24 март 2019, 13:49 , Фото: tatar-penza.ru

Пенза өлкәсенең Качкару авылында татар нәселләре тарихын өйрәнәләр Акъегет нәселенең бабайлары Качкаруга Якын Көнчыгыштан күчеп килгәнлеге ачыкланган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 19 мартта Пенза өлкәсенең Белинский районы Качкару мәчетендә авыл халкының нәсел фамилияләренең килеп чыгу тарихы хакында фикер алышканнар. Очрашуга авыл аксакаллары, укытучылар, яшьләр килгән. Бу турыда Пенза татарлары мохтарияте сайтында хәбәр ителә.

2000 елларга кадәр Белинский районы авылы тарихын беркем дә өйрәнмәгән. 2008 елда Бакир Акъегет тәкъдиме белән «Кутеевщина: и некоторые исторические факты из жизни татар «Алты авыл» дип аталган беренче китап нәшер ителгән. Анда биредәге татарларның мәдәнияте, традицияләре һәм көндәлек тормышы турында язылган.

Хәзер Бакир Акъегет җитәкчелегендә һәм аның финанс ярдәме белән Качкару авылында нәсел фамилияләренең килеп чыгу тарихын тикшерәләр.

Авылда яшәүчеләрдә үзләренең һәм туганнарының нәсел тарихы зур кызыксыну уяткан. Конференциядә бу авылда озак яшәгән кешеләр туган як турында белгәннәре белән уртаклашкан. Бүгенгә Акъегетләрнең бабайлары Качкару авылына Якын Көнчыгыштан күчеп килгәнлеге ачыкланган. Хәтта нәсел җепләре Кытайга барып тоташкан кызыклы фактлар бар.

Бакир Акъегет, чыгымлы эш булуга карамастан, Качкару авылында яшәүчеләрне өйрәнү эше дәвам итәчәк диде. Америка Кушма Штатларында бер кешенең ДНК анализларын тикшерү 15 мең сумга төшә. Шулай ук җирле халыкларның кулъязмалары буенча Кутеевка авылы тарихы турында китап әзерләнә, диелгән бу хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10