ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самарада никах һәм хәләл туй турында сөйләячәкләр

25 март 2019, 08:42

Казаннан махсус кунак буларак Салават Миңнеханов киләчәк.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 13 апрельдә Самара шәһәрендә Мөселман яшьләр форумы кысаларында “Nikah fest” чарасы узачак. Чарада яшьләргә һәм өлкәннәргә, шулай ук гаиләләргә һәм балаларга никах һәм хәләл туй турында сөйләячәкләр. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Чара вакытында ике зал эшләячәк. Берсендә никах һәм туй оештыру, туй традицияләре һәм гореф-гадәтләре, ресторан сайлау һәм меню төзү, стиль һәм дизайн һ.б. темалар турында сөйләнәчәк.

Икенче залда күргәзмә-сәүдә, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, бушлай фотозона һәм фотобудка оештырылачак, чын татар чәе белән сыйлаячаклар.

Чараны Айрат Заһриев алып барачак. Казаннан махсус кунак буларак Салават Миңнеханов киләчәк. Тамашалы чара продюсеры - Мәскәү егете Азат Галәмшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10