ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Милли китапханәдә кулъязма Коръән нөсхәләре, тәфсирләреннән торган күргәзмә эшли башлады

9 апрель 2019, 16:29 , Фото: Салават Камалетдинов

Милли китапханәдә кулъязма Коръән нөсхәләре, тәфсирләреннән торган күргәзмә эшли башлады Биредә Шәйхелислам Хәмиди, Ногмани, Мөхәммәдсадыйк Иманколый, Әл-Бәйдәви, Исмәгыйль Хаккый һәм башкаларның тәфсирләрен күрергә мөмкин.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казандагы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында Коръән нөсхәләре, тәфсирләреннән торган күргәзмә эшли башлады. “Коръән нуры” күргәзмәсе 14 апрельгә кадәр оештырылган.

Күргәзмә оештыру идеясен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тәкъдим иткән. “1985 елны мин Әфганстанга бардым. Авыр вакытлар, сугыш бара иде. Шунда бер атаклы кеше миңа Коръән китабы бүләк итте. Әлеге китапны Милли китапханәгә тапшырдым. Беренче күргәзмәне 1996 елда оештырдык. Шуннан соң китапханә фондын Коръән китаплары белән тулыландыру эшен башлап җибәрдек”, - диде ул.

Выставка Корана в Национальной библиотеке. Представлены оригиналы  а также переводы Корана

Күргәзмәдә Милли китапханә фондларында сакланучы кулъязма һәм басма Коръән нөсхәләре, Коръән тәфсирләре һәм тәрҗемәләре, Коръәнгә багышланган хезмәтләр урын алган. Ул өч бүлектән тора. Беренчесендә Коръәни Кәримнең төрле елларда, төрле илләрдә, төрле телләрдә басылган һәм кулдан язылган нөсхәләре күрсәтелгән. 1699 елда кулдан язылган Коръән һәм XVII гасырда Төркиядә кулдан күчерелгән Коръән дә бар.

“Китапларны фондка төрле юллар белән тупладык, һәрберсенең үз тарихы бар. Күбесен хезмәткәрләр экспедициядән алып кайтты, китапларны килеп тапшыручылар да булды”, - диде Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин. Ул күргәзмәнең 14 апрельгә кадәр эшләячәген дә әйтте.

Выставка Корана в Национальной библиотеке. Представлены оригиналы  а также переводы Корана

Икенче бүлектә төрле елларда, илләрдә басылган Коръән тәфсирләре күрсәтелгән. Биредә Шәйхелислам Хәмиди, Ногмани, Мөхәммәдсадыйк Иманколый, Әл-Бәйдәви, Исмәгыйль Хаккый һәм башкаларның тәфсирләрен күрергә мөмкин. Өченче бүлек Коръән турында Англиядә, Франциядә, мөселман илләрендә, Россиядә, Татарстанда чыккан китаплардан һәм соңгы елларда Россия һәм Татарстан вакытлы матбугатында чыккан мәкаләләрдән тора.

  • Татар дин галимнәре, Коръән тәфсире авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары уңаеннан, шулай ук Нәзарәт тарафыннан рус, татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте. “Коръән нуры” күргәзмәсе шул уңайдан оештырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10