ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кадрия Идрисова: Бармак уеннары ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерергә кирәк

10 апрель 2019, 19:07 , Фото: Салават Камалетдинов

Кадрия Идрисова: Бармак уеннары ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерергә кирәк  “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе татар бакчаларында уеннар мәсьәләсе белән бәйле проблемалар булуын әйтте.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бармак уеннары ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерергә кирәк. Бу фикерне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтте.

“Әби-бабаларыбыз заманындагы йола, гореф-гадәтләр һәм уеннар онытылып бара. Балалар бакчасында тәрбияләнүче ярты процент баланың “теле юк”. Авазларны дөрес әйтмиләр, тулы җөмләләр белән сөйләшә белмиләр. Күбесендә сакаулык күзәтелә”, - диде ул.

Кадрия Идрисова татар бакчаларында уеннар мәсьәләсе белән бәйле проблемалар булуын да әйтте. “Балалар уеннардан бизде. Күбесе гаджет, телефоннарда утыра. Сәламәтлекләренә зыян килә, шуның өчен вакытында чарасын күрергә кирәк, - ди ул.

Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Сабыйның үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә. Бармак уеннары ярдәмендә татар халык иҗаты белән дә таныша алабыз”, - диде “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.

Кадрия Идрисова әйтүенчә, 18-19 апрель көннәрендә узачак Бөтендөнья татар-хатын кызлары съезды татар балалар бакчалары эшчәнлегенә багышланачак. Чара дәвамында катнашучылар төркемнәргә бүленеп Казанның ун балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышыр дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10