ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Данис Шакиров: Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ

10 апрель 2019, 20:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Данис Шакиров: Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ Ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы, - ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

“Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина да янкорма мәсьәләсен күтәрде. Әлеге проблеманы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына да хәбәр иттек. Бүгенге көндә бинаны төзү проекты әзер булуы билгеле”, - диде ул.

Данис Шакиров сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак. “Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар, ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы. Гимназиягә шәһәрнең төрле почмакларыннан, бистәләреннән киләләр. Сыйныфлар саны да арта”, - дип билгеләп узды ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10