ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

11 апрель 2019, 04:00 , Фото: http://agryz-rt.ru

Әгерҗе районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр Районда барлык төр техника язгы кыр эшләренә сиксән процент әзер.

(Әгерҗе, 11 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында техниканың, тагылма һәм чәчүлек агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев һәм Казаннан килгән вәкилләр “Исәнбай“, “Кадыбаш“, “Пеләмеш“ бүлекчәләрендә, “Тирсә-Транс“ участогында, “Агрохимсервис“ ширкәтендә булды.

Районда барлык төр техника язгы кыр эшләренә сиксән процент әзер. Авыл хезмәтчәннәренә чәчү кампаниясенә старт бирелгәнче техникаларны көйләп бетерү бурычы куелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10