ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Арча командасы Сочида башкорт спортчыларын җиңде

11 апрель 2019, 01:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

Арча командасы Сочида башкорт спортчыларын җиңде Кичә башкортлар белән уйнап, көндәшләрен 5:0 белән җиңделәр.

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчаның "Драконы" командасы (2008 елгылар, тренеры Рафис Миңнуллин) кичә Сочида Бөтенроссия хоккей ярышында бишенче көн хоккей уйнады. Дүрт җиңүгә ирештеләр һәм бер тапкыр җиңелделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Арча командасы Амур, Смоленск, Саратов өлкәләре командаларын җиңделәр, кичә Краснодар крае "Орлы" командасын аздан гына җиңми калдылар, уйнап, очко кертеп җиңелсәләр иде, очколар тигез булып (2:2), буллитта тегеләр 1 очко кертеп, җиңелделәр.

Кичә башкортлар белән уйнап, көндәшләрен 5:0 белән җиңделәр. Беренче көнне 4:1, икенче көнне 6:0, өченче көнне 18:0 белән җиңсәләр, бүген 5:0 белән җиңделәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10