ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда полилингваль мәктәп укучылары испан, кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнәчәк

11 апрель 2019, 10:15 , Фото: Александр Эшкинин

Казанда полилингваль мәктәп укучылары испан, кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнәчәк Татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укыту буенча полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырыла.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Казанда беренче полилингваль комплекс уку биналары төзелә. Өч телдә белем бирү учреждениесендә укучылар өстәмә рәвештә испан, алман, француз һәм кытай телләрен, шулай ук гарәп һәм төрек телләрен өйрәнә алачак. Бу хакта Казанның 165 нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов сөйләде.

«Федераль дәүләт белем бирү стандарты икенче чит телне өйрәнүне күздә тота», - диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Интервью с директором школы â„–165

«Хәзер икенче телне өйрәнү исемлегендә булган телләр белән беррәттән, испан, алман, француз һәм кытай телләрен дә кертергә телибез. Безнең республикада бу телләргә ихтыяҗ бар. Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасында, мәсәлән, төрек телен белү белән бәйле 290 вакансия ачылды», – дип билгеләп үтте ул.

Строительство здания полилингвального корпуса на базе школы №165

  • Татарстанда 2022 елга рус, татар һәм инглиз телләрендә укыта торган полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдырачаклар. Казанда ике комплекс төзеләчәк, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада - берәр комплекс.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10