ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Венчур форумында: Иннополис, Казан проектлары күп булуы яхшы

11 апрель 2019, 17:31 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Венчур форумында: Иннополис, Казан проектлары күп булуы яхшы
 Казанда Россия венчур форумының пленар утырышы — венчур инвестицияләре базарының иң зур вакыйгасы узды.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). Дөньякүләм дәрәҗәдәге инвесторлар, бизнес, эре IT-компанияләр һәм хакимият вәкилләре венчур инвестицияләре өлкәсен үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен очраштылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов венчур форумында Иннополис, Казан проектлары күп булуы яхшы дип саный.

Форумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, Кытай Сюй Сяопинь финанс ярдәме ассоциациясенең венчур инвестицияләре буенча комиссиясе генераль секретаре, венчур базарлары өлкәсендә дөньякүләм һәм федераль дәрәҗәдәге вәкилләр катнашты.

Пленарное заседание Российского венчурного форума. 
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

«Бүген булдыклы, актив кешеләр булганда гына уңышка ирешеп була. Һәм, әлбәттә, безгә югары уку йортларының, фәнни үзәкләрнең потенциалын эшкә җигәргә кирәк. Бездә икътисадның кайбер секторларында сәнәгать үсеш алган. Бу мәсьәләләр буенча без фикер алыштык, һәм мин партнерларыбызга эшлекле киңәшләре өчен рәхмәт белдерәм», — диде Рөстәм Миңнеханов утырыш нәтиҗәләре буенча.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, форумда инвестицияләр өчен күп кенә перспективалы проектлар тәкъдим ителгән. «Бүген без күп кенә кызыклы проектлар карадык. Мин үземнең хезмәттәшләремә өйрәнергә, ярдәм итәргә куштым. Иннополис тан, Казаннан проектлар бик күп - бу бик күңелле», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Россия венчур форумы «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә уза. Анда 37 шәһәр һәм 7 илдән компания вәкилләре һәм стартаплар катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10