ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазифасыннан китә

11 апрель 2019, 17:42 , Фото: tatarstan.ru

Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазифасыннан китә Еркин Тукумов бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Тукумов Генераль консул вазифасыннан китә һәм эшен Мәскәүдә дәвам итәчәк.  Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә очрашуда Еркин Тукумов үзе хәбәр иткәнчә, тиздән ул Казанда Казахстан Генераль консулы вазифасыннан китәчәк һәм эшен Мәскәүдә дәвам итәчәк. Ул Казанда Казахстан Генераль консулы вазифасын 2018 елның гыйнварыннан башкарган. Тукумов республика җитәкчелегенә Россия-Казахстан хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән ярдәм һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Еркин Тукумовның ике яклы сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә керткән саллы өлешен билгеләп үтте. Татарстан Президенты аңа яңа эш урынында уңышлар теләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10