ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар йөзү буенча ярышты

12 апрель 2019, 01:00

Спорт чарасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр итаҗы үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 спортчы катнашты. Йөзүчеләр алдында 25 метрлы дистанцияне ирекле стильдә йөзеп чыгу бурычы куелган иде.

Ярышлар терәк-хәрәкәт авыруларыннан интеккән, күрү һәм ишетү проблемалы һәм гомуми авырулар буенча инвалидлык алган катнашучылар төркемнәренә бүлеп уздырылды.

Әлеге төр ярышларда алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуны оныта. Беренче планга рух көче һәм җиңү теләге чыга. Ә югары нәтиҗәләргә ирешү аларга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.

Спорт чарасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10