ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районы Базарлы Матак командасы бадминтон буенча республика бәйгесендә җиңгән

12 апрель 2019, 00:00

Алар озакламый Саратовта узачак Бөтенроссия ярышларында республика данын яклап чыгыш ясаячак.

(Әлки, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе командасы бадминтон буенча республика бәйгесендә беренче урын яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.



“Проба пера” дигән исем астындагы әлеге бәйге Кама Тамагы районында узды. Республика күләмендә җиңүгә ирешкән бадминтон уйнаучылар – 7 сыйныф укучылары Булат Вәлиев, Дарья Борисова, Самат Фәхретдинов (5 сыйныф), Эльвина Хәйруллина (6 сыйныф) һәм Юлия Сивенкова (8 сыйныф).

Тренер Максим Муштаков кул астында шөгыльләнүче бу укучыларның беренче генә җиңүгә ирешүләре түгел инде. Алар озакламый Саратовта узачак Бөтенроссия ярышларында республика данын яклап чыгыш ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10