ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Мәскәүдә төзү материалларына бәяләрне арттырмауга багышланган киңәшмәдә катнаша

12 апрель 2019, 10:26 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Мәскәүдә төзү материалларына бәяләрне арттырмауга багышланган киңәшмәдә катнаша Татарстан Президенты РФ Дәүләт Советы каршындагы «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемне җитәкли.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә төзү һәм инерт материалларына бәяләрне арттырмау мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашачак. Киңәшмәне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрә. Моннан тыш, республика Президентын башкалада тагын берничә эшлекле очрашу көтә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру максатларында кулланыла торган төзү һәм инерт материалларына, шулай ук җиһазлар һәм битумга бәяләрнең артуына юл куймау турында»гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә торган киңәшмәдә катнашуы көтелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча Россия Дәүләт Советы каршындагы «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемне җитәкли. Эшче төркем әгъзалары ил төбәкләрендә торак өлкәсен үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерли.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10