ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды

12 апрель 2019, 14:02 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан укучылары физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды Мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы 5–10 апрель көннәрендә Саранск шәһәрендә узды.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның ике укучысы физика буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтенроссия мәктәп олипиадасында Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 лицееның 9 сыйныф укучысы София Назарова һәм Казанның Вахитов районындагы 131 лицейның 9 сыйныф укучысы Ян Шнейдман призер булды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Олимпиаданың йомгаклау этабы 5–10 апрель көннәрендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 14 укучы катнашкан. Олимпиада тәҗрибә һәм теоретик турларда узган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10