ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанның 165нче мәктәбе директоры өч телле укытучылар табу проблемасы булмас дип саный

12 апрель 2019, 17:40 , Фото: Александр Эшкинин

Казанның 165нче мәктәбе директоры өч телле укытучылар табу проблемасы булмас дип саный Бүген мәктәптә дәрестән тыш вакытта математика һәм зоологияне инглизчә укыйлар.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның 165нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов полилингваль комплекста өч телдә укытырлык белгечләр табу проблемасы булмас дип ышана. Бу хакта ул Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

Полилингваль комплекс Казанның 165нче мәктәбе базасында булдырыла. Анда предметларны татар, рус һәм инглиз телләрендә укыту ниятләнә.

“Дәрестән тыш 5-7 сыйныфлар өчен ике түгәрәгебез эшли. 7нче сыйныфлар зоология дәресен инглизчә өйрәнә, 5нче һәм 6нчы сыйныфларда математика түгәрәге инглизчә уздырыла”, - диде Айдар Шәмсетдинов.

“Яшь укытучыларны башта практикага алабыз. Аларның инглиз телен ни дәрәҗәдә белүен ачыкларга тырыштым, зоологияне инглизчә укыту планын язарга куштым, планын күргәч, сәләтле булуын аңладым. Хәзер аның дәресләренә кергәч тә сөенәм: саф татарча сөйләшүче кызлар арасында инглизчә укыта алырлык укытучыларыбыз бар”, - диде директор.

“Федераль университет биология һәм инглиз теле, математика һәм инглиз теле укытучыларын әзерләп чыгара, шуңа күрә бу хәл итәрлек мәсьәлә”, - дип саный ул.

Айдар Шәмсетдинов полилингваль чит тел туган теле булган белгечләр чакырылачагын да әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10