ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актаныш районында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

13 апрель 2019, 07:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш районында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр Фән олимпиадалары җиңүчеләренә, призлы урын яулаучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Актаныш, 13 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган бу тантана быел 12 апрель көненә тәгаенләнеп, ул олимпиада җиңүчеләрен Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортына җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үз чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасын юкка гына уңыш бәйрәме дип атамады. 

Нәтиҗәдә, барлык төр олимпиадалар буенча Актаныш районының 82 урыны бар. Чагыштыру өчен, узган ел алар 66 иде. Шулардан 7 җиңүче һәм 75 призер. Аерым фәннәр буенча караганда иң югары күрсәткечләр татар теле һәм әдәбияты буенча (барлыгы 22 урын), рус теле, рус әдәбияты (барлыгы 16 урын), Татарстан тарихы ( 8 урын) буенча, технология,физкультура буенча нәтиҗәләр дә яхшы гына. География фәне буенча 5 елга беренче тапкыр призлы урын алуны да азсызыкламый мөмкин түгел.

Фән олимпиадалары җиңүчеләренә, призлы урын яулаучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр белән биредә танышырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10