ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган

13 апрель 2019, 14:28 , Фото: соцсети

Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган Үлгән кош түшкәләре яр буенда аунап ята һәм суда аагып йөри.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта фотолар урнаштырган.

Кадрларда үлгән кош түшкәләренең яр буенда аунап ятуы һәм суда агып баруы күренә. Үлгән кошларны күселәр ашый, дип яза бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр интернетта.

Үрдәкләрнең ни сәбәпле кырылуы (авыруданмы әллә агуланыпмы) әлегә билгеле түгел.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, Болактан су пробасын алып, анализга тапшырган. Аның нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10