ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Быел "Шаяннар Тапкырлар Клубы"ның беренче уенында Самара командалары да катнашачак

13 апрель 2019, 14:12 , Фото: Алсу Зарипова. Руслан Кадыров

Быел Казан, Яр Чаллы, Самара командалар "Ачылыш кубогы" өчен көч сынашачак.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 16 апрельдә "Шаяннар Тапкырлар Клубы"ның егерменче уенында Татарстан шәһәрләреннән һәм Самара өлкәсеннән килгән мәктәп укучылары катнашачак.

Уен бу сезонда беренчесе булачак, шуңа күрә командалар "Ачылыш кубогы" өчен көч сынашачак. Сезонның беренче уенында Казан укучыларыннан тыш, Яр Чаллы һәм Самара командалары көтелә.

Бәяләү өчен чакырылган жюри: ШТКга нигез салучы Рөстәм Гатауллин, "Әйдә, Шаярт!" Югары Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Бөтендөнья татар яшьләре форум рәисе Тәбрис Яруллин, музыкант Ислам Вәлиев, "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.  

"Шаяннар Тапкырлар Клубы" 2010 елдан бирле мәктәп укучыларына татар телле "КВН"га катнашырга һәм үзләрен сәхнәдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Сәхнәгә чыгар алдыннан катнашучыларга дөрес итеп мәзәкләр язарга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәтәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10