ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Әстерханга эш сәфәренә килде

13 апрель 2019, 21:25 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Әстерханга эш сәфәренә килде Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов белән хезмәттәшлек турында фикре алышачак.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов белән очрашырга җыена. Яклар сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышачак.

Хәзергә ике төбәк арасында товар әйләнеше 500 млн сумнан артыграк. Татарстан җиңел һәм йөк автомобильләре, синтетик каучуклар, табаклы пыяла, дарулар, медицина инструментлары һәм җайланмалары, азык-төлек продуктлары китереп тора. Әстерхан өлкәсеннән республикага балык продукциясе, тоз, кондитер әйберләре кертелә.

2018 елның ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Рөстәм Миңнехановның Әстерханга бу эш сәфәре кысаларында әлеге документны 2019-2021 елларга Чаралар планы белән тулыландыру күз алдында тотыла.

Тагын Рөстәм Миңнехановның Әстерхан өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы да көтелә. Бүгенә төбәктә 60 меңнән артык татар яши. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10