ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Баулы районында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде

14 апрель 2019, 08:00 , Фото: Айгөл Хөсәенова

Баулы районында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде Басуларның да 60-70 проценты әзер, тик шулай да кайбер басуларда урыны белән кар яткан җирләр бар.

(Баулы, 14 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия, Баулы районы хуҗалыкларында булып, аларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшереп чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс шартлары нигезендә, хуҗалыкларда техниканың әзерлеге, тупланган минераль ашлама күләме, хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләре үтәлеше игътибарга алына.

Комиссия беренче булып “Кызылъяр” җәмгыятендә тукталды. Биредә язгы чәчүдә катнашачак техниканың төзеклеге, хуҗалыкның тулысынча әзерлеге тикшерелде.

Белгечләр җәмгыятьнең орлыкны инкрустацияләү складында да булдылар. “Кызылъяр” җәмгыяте агрономы Ришат Фәррахов әйтүенчә, биредә химик һәм биологик препаратлар белән эш итәләр. Эшләр шушы көннәрдә тәмамланачак.

“Кызылъяр” җәмгыяте директоры Ильдар Фәтхетдинов сүзләренчә, хуҗалык язгы чәчүгә тулысынча әзер. Басуларның да 60-70 проценты әзер, тик шулай да кайбер басуларда урыны белән кар яткан җирләр бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10