ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарманда гармунчылар парклар сезонын ачты

14 апрель 2019, 02:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманда гармунчылар парклар сезонын ачты “Уйнагыз, гармуннар!” дигән исем астында гармунчылар фестивале үткәрелде.

(Сарман, 14 апрель, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Бу атнада район үзәгендә парклар сезоны ачылуга багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән исем астында гармунчылар фестивале үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда районның төрле авылларыннан, Сарманның үзеннән аерым гармунчылар, гармунчылар, шулай ук уен кораллары ансамбльләре катнаштылар.

Аларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар теләде, “Җырлап яшәгез!” – дип, иң матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә “Игәнә”, “Нөркәем”, “Хозур”, “Чишмә”, “Рябинушка” кебек фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10