ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кырым татарлары гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыра

14 апрель 2019, 09:46 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Кырым татарлары гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыра

Кырым татарлары Сарайоню районына 116 ел элек күченгәннәр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Кырым татарлары - Конья төрек провинциясенең Сарайоню районы Конар авылы халкы үз гореф-гадәтләрен буыннан-буынга кадерләп тапшыралар. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

1903 елда патша Россиясеннән куылган Кырым татарлары Сарайоню районына 116 ел элек күченгәннәр. Алар мәдәният, тел һәм милли аш-су белән бәйле гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшырып килә. Моннан тыш, алар гасырлар буе ат өстендә йөрүгә хирыс булып калган.

Кырым татарлары элек-электән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр, шул исәптән терлекчелек белән дә. Автомобильләр пәйда булганчы, алар Туз-Гёлюдан Сарайоню районындагы тимер юл вокзалына кадәр атларда тоз ташыган.

Кырым татарлары бүген дә атлардан баш тартмаган. Конар авылында яшьләр ат белән йөрергә ярата.

Конар авылында яшәүче 59 яшьлек Неджет Демиркая «Анадолу» агентлыгына атлар Кырым татарлары мәдәниятендә аерым урын алып тора, дип хәбәр итте.

«Сугыштан соң ата-бабаларыбыз Кырымнан җибәрелде. Аларның бер өлеше Себергә эләккән, ләкин күбесе Төркиягә килгән. Без атларны бик яратабыз. Кырым татарлары һәрвакыт ат һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнде», - диде Демиркая. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10