ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстанда туып, Санкт-Петербургта укучы студентлар җирле татарлар тормышы белән танышкан

14 апрель 2019, 14:32

Мәдәни башкала студентлары даими вәкил, милли-мәдәни автономия әгъзалары белән очрашкан.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Тумышы белән Татарстаннан булган студентлар Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге белән очрашкан. Бу хакта чарада чыгыш ясаган җырчы, шагыйрә Альбина Ишмурзина хәбәр итә. 
 
Очрашу Санкт-Петербург дәүләт университетында узган. Студентлар каршында Татарстанның әлеге җирлектәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, җирле Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе  Рәис Яркәев чыгыш ясаган һәм өлкәдәге, шәһәрдәге милли чаралар, татарлар тормышы белән таныштырганнар. 
 
Альбина Ишмурзина исә Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге эшчәнлеге хакында сөйләгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10