ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Фехтование тренеры, Казанның Мактаулы гражданины Владимир Житлов вафат

14 апрель 2019, 17:08 , Фото: http://minsport.tatarstan.ru/

Фехтование тренеры, Казанның Мактаулы гражданины Владимир Житлов вафат 
 Тренерлык эшчәнлеге вакытында Владимир Житлов фехтование һәм, гомумән, Татарстан Республикасында спортны үстерүгә зур өлеш кертте.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Бүген 80нче яшендә Совет һәм Россия спортчысы, фехтование буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры, Казанның Мактаулы гражданины Владимир Житлов вафат булды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Спорт министрлыгы Владимир Васильевич туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

Владимир Житлов 1974 елдан 1979 елга кадәр Фехтование буенча ил җыелма командасының (хатын-кызлар рапира) баш тренеры була. 1973 – 1990 елларда ил җыелмасы тренеры вазифасын башкарган.

Житлов педагогия фәннәре кандидаты була, «РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры», «РСФСРның Атказанган физик культура хезмәткәре», «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек була, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, Казан шәһәренең Мактаулы гражданины.

Тренер эшчәнлеге вакытында ул фехтование һәм, гомумән, Татарстан Республикасында спортны үстерүгә зур өлеш кертте, дип өстәделәр матбугат хезмәтенә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10