ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗедә чәчүдә иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк

15 апрель 2019, 06:00

Әгерҗедә чәчүдә иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк Быел барлыгы 14 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчү бурычы тора.

(Әгерҗе, 15 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быелгы язгы чәчү вакытында Әгерҗе районы басу-кырларында 102 трактор эшләячәк.Чәчү вакытында иң яхшы эшләүчеләргә премия һәм бозау биреләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Туфрак эшкәртү өчен 40 культивация һәм БДМ әзер. 24 чәчү агрегаты, биш чәчү комплексы да төзекләндереп бетү алдында тора.

Быел барлыгы 14 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Көздән 10 мең гектарда арыш, бодай чәчелгән.

Язгы чәчүдә беренче, икенче, өченче урын алган механизаторларга 400, 300, 200 килолы бозаулар биреләчәк. Иң күп җир эшкәртүчеләр, чәчүчеләр дә премия алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10