ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена яңа экспонат тапшырылды

15 апрель 2019, 08:00

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена яңа экспонат тапшырылды Танылган чирмешәнленең әлеге баянын һәм башка кайбер истәлекләрен музейга аның авылдашы Илдар Кыямов тапшырды.

(Чирмешән, 15 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Мәшһүр баянчы, “Саз“ вокаль ансамбле җитәкчесе буларак та билгеле Рәфкать Гомәровның күп сәхнәләрдә уйнаган баяны районның туган як тарихы музеенда урын алачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Танылган чирмешәнленең әлеге баянын һәм башка кайбер истәлекләрен музейга аның авылдашы Илдар Кыямов якташлар очрашуында тапшырды. Кара Чишмәдә туып үскән Илдар бүген "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында эшли. Ул Рәфкать Гомәров турында китап та язган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10