ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Думасында пенсияләрне яңадан исәпләү хокукы турында сөйләделәр

15 апрель 2019, 07:13

Армиядә хезмәт иткән кешеләр, декрет ялында булучылар, хәрби производство ветераннары пенсияне яңадан исәпләтү хокукына ия.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Ионин, эш стажы исәпкә алынмау сәбәпле, өстәмә пенсия түләүләре кемгә тиеш булырга мөмкин турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Бу мәсьәлә, нигездә, зарарлы производстволар күп булган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла, ди депутат. "Бу барлык зур предприятиеләр: металлургия, шахталар, хәрби производстволар ветераннары", — дип аңлатты парламентарий.

Исәпкә алынмаган стаж проблемасы белән армиядә хезмәт иткән затлар, хәрбиләрнең хатыннары очрашырга мөмкин, дип өстәде Ионин. Моннан тыш, яңадан исәпләү өчен декрет ялында һәм бала карау ялында булган, инвалидларны караган яки вакытлыча эшкә сәләтсез булган кешеләр мөрәҗәгать итә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10