ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашачак

15 апрель 2019, 09:13 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашачак Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының республикада тормыш сыйфатын яхшырту буенча эше турында докладлар тыңлаячак. Шулай ук Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында катнашырга планлаштыра. Ул «башкарма дисциплинаның торышы һәм Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү йомгаклары һәм 2018 ел йомгаклары буенча аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге» турында булачак.

Шуннан соң республика җитәкчесе Мәскәүгә эш сәфәре кыла, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге утырыш көтә.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашырга планлаштыра», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы хакимиятнең федераль органнарын, Россия субъектлары, җирле үзидарә органнарын, шулай ук Россиянең стратегик үсешенә бәйле мәсьәләләрне караганда иҗтимагый, фәнни һәм башка оешмаларны координацияләү өчен булдырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10