ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын сүндерүчеләр яна торган фатир эченнән ике ир-атны алып чыккан

15 апрель 2019, 09:50 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда янгын сүндерүчеләр яна торган фатир эченнән ике ир-атны алып чыккан Янгын Даурия урамында 37нче йортның алтынчы катында булган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанда тугыз катлы йортта янгын чыккан фатирдан ике ир-атны коткарган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Даурия урамында 37нче йортта янгын чыккан. Алтынчы каттагы фатир янган. Фатирда өч квадрат метр мәйданда диван һәм башка җиһазлар янган», – диелгән хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләр фатирда ике ир-атны табып алган, аларның берсе аңсыз булган. Махсус битлекләр ярдәмендә ир-атларны урамга алып чыкканнар һәм берсен табибларга тапшырганнар.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны кыска вакытта сүндергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10