ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да "Туган тел" проекты турында сөйләшәчәкләр

15 апрель 2019, 10:42

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"), Бүген, 15 апрельдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ"да чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау максатыннан оештырылган "Туган тел" проектына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада ТР Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, "Туган тел" проекты җитәкчесе, "Анталия татарлары" татар оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова, "Казан егетләре" төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10