ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Мөфтият волонтерлары «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды

15 апрель 2019, 12:05

Мөселман яшьләре шулай ук мәчет янындагы территорияне дә чүп-чардан арындырды.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Казанның Киров районында урнашкан «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды. Гыйбадәт йортын җыештыруда 30га якын кеше катнашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Кызлар тузан сөртте, барлык тәрәзәләрне, диварларны, идәннәрне юды, ә егетләр аларга су салынган чиләкләрне, чүп тутырылган капчыкларны алып чыгарга ярдәм итте. Мөселман яшьләре шулай ук мәчет янындагы территорияне дә чүп-чардан арындырды. Өмә өйлә намазына кадәр төгәлләнде.

Волонтерларның берсе - Айгөл Сәлимгәрәева билгеләп узганча, әлеге акциядә катнашу – бик кызыклы тәҗрибә. «Минем әле моңа кадәр беркайчан да мәчеттә җыештырганым юк иде. Файда китерә алуыма мин бик шат», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. Акция турында Айгөл ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге Instagram-аккаунтындагы (@muslimmol) яңалыкны укып белгән.

Искәртеп үтәргә кирәк, “Чиста мәчет” акциясе барышында яшь активистлар Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкара. Акциянең яңа сезоны 31 мартта башланып китте. Бу көнне волонтерлар командасы Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетен тәртипкә китерде. Өмә шулай ук Казан шәһәренең Борисоглебск бистәсенең “Өмет” мәчетендә дә оештырылды.

  • “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка уздырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан уннан артык мәчетне җыештырып өлгерде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10