ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Данис Зарипов «Ак Барс»тагы планнары хакында: Әлегә минем белән сөйләшү булмады

15 апрель 2019, 12:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Данис Зарипов «Ак Барс»тагы планнары хакында: Әлегә минем белән сөйләшү булмады Зиннәтулла Билалетдинов 11 апрельдә «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры вазифасыннан китте.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Биш Гагарин Кубогы иясе, хоккейчы Данис Зарипов Зиннәтулла Билалетдиновның «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры вазифасыннан китүенә бәйле рәвештә үзенең командадагы алдагы язмышы турында әлегә берни дә билгеле түгел дип белдерде.

«Берни дә әйтә алмыйм, әлегә минем белән бернинди сөйләшү дә булмады», - дип искәртте 38 яшьлек хоккейчы.

Зариповтан тыш, 30 апрель көнне берьюлы 17 «барс»ның хоккей клубы белән килешү вакыты чыга.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10