ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсына нәтиҗә ясалачак

15 апрель 2019, 14:51 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсына нәтиҗә ясалачак «Урал кызы» бәйгесендә җиңүче кыз Екатеринбург шәһәре «Татар кызы -2019» титулына ия булачак.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). 27 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйге өч турда уздырыла. Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырылган инде. Свердловск өлкәсендә ул 2019 елның 13 апреленә кадәр үткәрелгән.

Ярым финал туры 27 апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак. Финал туры исә «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә булачак.

Туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар өчен оештырылган әлеге бәйгедә Свердловск өлкәсендә яшәүче 18-25 яшькә кадәр кызлар катнашкан.

«Урал кызы» бәйгесендә җиңүче кыз Екатеринбург шәһәре «Татар кызы -2019» титулына ия булачак һәм Ижевск каласында уза торган Халыкара бәйгедә үз төбәге данын яклап катнашу хокукы алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10