ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Балтач архив бүлеге беренче тапкыр районда “Шәҗәрәләр агачы” бәйгесен уздыра

15 апрель 2019, 13:19 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Балтач архив бүлеге беренче тапкыр районда “Шәҗәрәләр агачы” бәйгесен уздыра Бәйгегә инде утыз җиде эш кабул ителгән.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Балтач архив бүлеге район күләмендә беренче тапкыр “Шәҗәрәләр агачы” дигән бәйге оештыра. Бу хакта Балтач районының архив бүлеге җитәкчесе Рүзилә Ильясова “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Бу бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Гаризалар кабул итү бүген тәмамлана. Барлыгы утыз җиде эш кабул ителде. Бәйге биш яшь категориясендә уздырыла. Һәрберсеннән бер җиңүче ачыкланачак. Аларның эшләре Казанга китәчәк. Берсекөнгә комиссия әгъзалары, кабул ителгән эшләрне карап, җиңүчеләрне билгелиячәк”, - диде Рүзилә Ильясова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, катнашучылар шәҗәрәләрне кәгазь вариантта, аппликация формасында, агачны яндырып рәсем ясау технологияләрен кулланып төзегәннәр.

“Шәҗәрәләр агачы” бәйгесе биш яшь группасында уздырыла:
1. 1-4 сыйныфлар;
2. 5-8 сыйныфлар;
3. 9-11 сыйныфлар;
4. Профессиналь белем бирү оешмаларында белем алучылар;
5. 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Жюри әгъзалары бәйгегә кабул ителгән эшләрне теманы ачу ягыннан катнашучыларның иҗади якын килүләрен, нәсел буынының өйрәнелү, тикшеренү дәрәҗәсен, фәннилеген исәпкә алып бәяләячәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10