ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән беренче туристлар төркеме килде

15 апрель 2019, 14:11 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән беренче туристлар төркеме килде Татарстанга өч көнлек сәяхәт безнең өчен зур ачыш булып чыкты. Киләчәктә татарларны да шулай итеп кунак итәргә дип өметләнәбез, - ди туристлар.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Узган атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән виза тәртибе үзгәрүеннән соң Татарстанга беренче туристлар төркеме килде. Бүген алар Казансу яр буе белән танышып узды.

Моңа кадәр 30га якын турист экскурсия белән Казан Кремленә, Свияжск утравына һәм Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылды. Бүген исә аларны Казансу яр буенда ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов каршы алды.

Первые туристы в Казани из ОАЭ

“Бу Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан имиджын алга этәрү буенча безнең беренче зур нәтиҗәбез. Республикада әлеге вакытта туризм өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган һәм киләчәктә Гарәп Әмирлекләреннән килгән туристлар санын берничә тапкыр артыттырырга ниятлибез ”, - диде Сергей Иванов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Первые туристы в Казани из ОАЭ

“Татарстанга өч көнлек сәяхәт безнең өчен зур ачыш булып чыкты. Без бик күп матур урыннарга барып кайттык. Кешеләр монда бик тәртипле һәм кунакчыл. Киләчәктә татарларны да шулай итеп кунак итәргә өметләнәбез”, - ди туристларның берсе, сәясәт фәннәре профессоры Абдул Халед Абдалла.

Первые туристы в Казани из ОАЭ

Бүген аларның Татарстандагы сәяхәтенең соңгы көне. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10