ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Быел беренче кварталда авыл хуҗалыгы тармагында керем 15 процентка арткан

15 апрель 2019, 15:49 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Быел беренче кварталда авыл хуҗалыгы тармагында керем 15 процентка арткан Министр акчалата керем үсеше тармакта хезмәт хакын арттырырга булышуын билгеләп үтте.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның беренче кварталында авыл хуҗалыгы тармагында акчалата керем 15 процентка арткан. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

"Авыл хуҗалыгында акчалата керем 22 млрд сум, узган ел белән чагыштырганда, 15 процентка артык. Шул исәптән, сөт сатудан керем 6,5 млрд сум, терлек һәм кош ите сатудан 8,5 млрд сум, йомырка сатудан 1,2 млрд сум", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул былтыр сөт сатудан табыш бик түбән булганын, быел литры өчен 3,5-4 сумга артыграк булганын искәртте. Министр акчалата керем үсеше тармакта хезмәт хакын арттырырга булышуын билгеләп үтте.

Татарстанда җитештерелгән сөт Россиядәге барлык сөтнең 7,6 процентын тәшкил итүен әйтте. Быел барлык категория хуҗалыкларда 265,5 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 2,5 процент).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10