ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркия телевидениесе Истанбул татары Гөлтән Ураллыга багышланган тапшыру әзерләде

15 апрель 2019, 17:35 , Фото: Салават Камалетдинов

Төркия телевидениесе Истанбул татары Гөлтән Ураллыга багышланган тапшыру әзерләде Гөлтән Ураллы татар дөньясында билгеле шәхес. Ул Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Төркия телевидениесе Истанбул татары Гөлтән Ураллыга багышланган тапшыру әзерләде. Бу TRT AVAZ каналында Төркиядә яшәүче татарларга багышланган унберенче тапшыру.

Тапшыруда Гөлтән Ураллы турында "Төркиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы, татар мәдәниятенә битараф булмаган, татар ашлары белән кунак итүче" дип сөйлиләр. Гөлтән Ураллы татар дөньясында билгеле шәхес. Ул Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты.

Тапшыруда аны "татарларның Гөлтән апасы" дип атыйлар. "Төркиядә яшәүче татарлар өчен ул "Төркиядәге әни" кебек", - ди рәссам Фөсүн Барутчугил.

Гөлтән Ураллы үзенең балачагы, килеп чыгышы, Татарстаннан Төркиягә күченеп килгән бабасы турында сөйли. Шулай ук татар җырлары аша татар телен тагын да яхшырак белүе турында тәфсилләп сөйли.

"Татар җырларының сүзләре бик аңлашылып бетми иде. Шуңа әтиемнән җыр сүзләрен язып бирүен сорый идем. Минем хәтергә уелып калсынга, ул сүзләрне кычкырып кабатлап язып, төрекчәгә тәрҗемәсен дә аңлата иде. Татар телен җырлар аркылы өйрәнергә туры килде", - ди Гөлтән Ураллы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10