ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Бүген KazanSummit халыкара икътисади саммитына әзерлек барышы турында сөйләделәр

15 апрель 2019, 17:20

«Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019» XI халыкара икътисад саммиты 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисади саммитын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

  • «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019» XI халыкара икътисад саммиты 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак. «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге төп уздыру урыны булачак.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин быел KazanSummitта дөньяның 57 иленнән һәм Россиянең 29 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, диде. Саммитның төп темасы - «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыру».

Икътисади саммитка әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Ул бүгенге көндә 1600 делегат теркәлгәнлеген, нигездә аларның чит илләрдән булуын әйтте.

Саммит кысаларында өченче тапкыр «Russia Halal Expo» хәләл индустриясе халыкара күргәзмәсе оештырылачак. Хәләл продукция һәм хезмәтләр 54 экспонент тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10