ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанга яңгырлар килә

15 апрель 2019, 21:10 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанга яңгырлар килә Төнлә республикада кырау төшәргә мөмкин.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 апрельдә, төнлә урыны белән, ә көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән өч градуска кадәр төшәчәк. Көндез 4-9 градуска кадәр җылы булачак. Республика көньягында җылырак булачак.

Әлегә Татарстанда һава торышын, элек республика синоптиклары фаразлаганча, Скандинавия антициклоны билгели.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10