ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча тренер Владимир Житлов вафатына бәйле кайгы уртаклашты

15 апрель 2019, 19:11 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча тренер Владимир Житлов вафатына бәйле кайгы уртаклашты Россиянең һәм СССРның атказанган тренеры озак вакытлар ил җыелма командасына җитәкчелек итте.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм СССРның атказанган тренеры Владимир Житлов вафатына бәйле рәвештә мәрхүмнең хатыны - СССРның атказанган спорт мастеры Валентина Никонованың кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең гаилә әти кешене, акыллы киңәшчесен, остазын һәм тормыш юлдашын югалтты, ә ил үзенең күп еллар намуслы хезмәт иткән лаеклы улларының берсеннән мәхрүм калды», - диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов Житловның талантын билгеләп үтте, аның ярдәмендә рапирачылар Олимпия чемпионнары булды. Тренер озак вакытлар дөнья чемпионатларында, Европа Кубокларында һәм башка халыкара турнирларда беренче урыннарны яулаган ил җыелма командасына җитәкчелек итте.

«Күп еллар сезнең профессиональ һәм гаилә дуэты мәхәббәт һәм үзара ярдәм үрнәге булып хезмәт итте», - диде Татарстан Президенты. Ул бу көннәрдә Валентина Никоновага гаилә ярдәме терәк булуын теләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10